Возрастное ограничение 12+

Шәхси гигиена | Имамнан сорыйк

Описание

Бүгенге чыгарылыштагы шәхси гигиена темасына багышланган сорауларга "Имамнан сорыйк" тапшыруында «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә.
01:00 Аяк һәм кул тырнакларын кояш баегач кисәргә ярыймы?
02:45 Аяк һәм кул тырнакларын бер көндә кисәргә ярыймы?
03:24 Кискән аяк һәм кул тырнакларын нишләтергә?
04:32 Иртә белән, йокларга ятканда, нинди тәртиптә юыну хәерле?
08:37 Кич белән, йокыдан торгач, нинди тәртиптә юыну хәерле?
10:43 Сакалларны кырыр алдыннан берәр нинди гыйбадәт башкарырга кирәкме?
13:03 Кайвакыт киемнәремдә пычрак тап күрәм дә, ялкауланып, кеше күрмәс әле дип, көн буе шул килеш йөрим. Бу гадәттән ничек читләшергә икән?
16:15 Сакалың үсеп бетеп, бөтен йөзеңне сакал басып бетерү диндә хупланмыйдыр? Дин кешесендә һәрвакыт төз, матур сакал булырга тиештер кебек.
17:17 Ир-атка, йөзе шомарак күренсен өчен, фотосессия алдыннан пудра яки тоналка сөртергә мөмкинме?
18:48 Тешләр мәсьәләсе. Теш щёткасы яхшыракмы, мисвакмы?
22:04 Чәчләр мәсьәләсендә сөннәт нинди?
25:35 Колак чисталыгын кайгырту мәсьәләсе нинди икән?
27:11 Борын эче чисталыгын ничек дөрес итеп кайгыртырга икән? Хәзер триммер дигән җайланмалар чыкты. Борын эчен алар белән кыру, чистарту дөресме?
29:06 Чал чәчләрем әлегә күп түгел. Мин аларны яшьрәк күренү өчен йолкырга тырышам. Әйтегез әле, хәзрәт, чал чәчләрне йолкырга ярыймы икән?
29:49 Минем әле яшь булып күренәсем килә. Шуның өчен чәчләремне һәм сакалларымны буярга телим, гәрчә моның диндә тыелганлыгын да беләм. Ничек булырга икән?
31:15 Мөселман кешесенең шәхси гигиенасы нинди булырга тиеш?


ВКонтакте:
https://vk.com/dinvm
https://vk.com/islam_today_ru
https://vk.com/public214387490
Рутуб каналыбыз: https://rutube.ru/channel/38930525/
Телеграм каналыбыз: https://t.me/dvmhuzur
https://t.me/islamt

Автор

Телеканал ХУЗУР ТВ
Телеканал ХУЗУР ТВ