Кайбычта туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды
Описание
Кайбычта туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды
Шушы араларда дөньяга аваз салган өч балага туу турында таныклык тапшырдылар. Әлеге тантана район ЗАГС бүлегендә узды. Күптән түгел бәби алып кайткан гаиләләрнең шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова да килде.
Бу тантананың төп сәбәпчеләре — Әхмәд, Язилә һәм Язгөл. Әлеге өч бәләкәч тәүге документлы булды.
Әхмәд – Олы Кайбычта яшәүче Гүзәл һәм Дамир Гыйниятуллиннар гаиләсендә сигезенче, Язилә шушы авылда гомер итүче Ләйсән һәм Фиргать Басыйровлар гаиләсендә – өченче, Язгөл – Кече Кайбычтан Айгөл һәм Илназ Солтановлар гаиләсендә шулай ук өченче сабый булып дөньяга килгән.
ЗАГС бүлеге начальнигы Зилә Сөнгатуллина безнең районда һәрбер яңа туган сабыйның игътибар үзәгендә булуын әйтте, гаиләләргә иминлек теләде.
Әти-әниләр тантаналы шартларда актлар язуына кул куйганнан соң, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларга балаларының туу турындагы таныклыгын тапшырды һәм ихлас теләкләрен җиткерде.
«Өмет» үзәгендә эшләп, декрет ялына чыккан Ләйсән Басыйрованың шатлыгын бүлешергә хезмәттәшләре дә килде. Үзәк директоры Гөлия Нигъмәтҗанова Фиргать белән Ләйсәнгә балаларын тигезлектә, шатлык белән үстерүләрен теләде.
Әлеге гаиләләр район башлыгы кулыннан бүләкләр дә алды.
Автор

Похожие видео

МАКРОН В БЕШЕНСТВЕ! ОПЯТЬ РУССКИЕ ВИНОВАТЫ!

Британцы предлагают украинкам жилье за секс / Сочинцы отхеппибездили НАТО / Возвращение Хованского

В Украину вернулись тяжелораненые и тяжелобольные военные — Зеленский !!!

Они выросли и сами отказались от него! Кем стали и как выглядят сыновья Дениса Матросова

Дмитриев прокомментировал призывы на митинги в США

ПЛАСТ. Городские новости за 11.06.2025

ИЗОЛЕНТА Live #1517 | 29.06.24
